Алманың асылын корт ашар
(Тормыш язган хикәя) Беркөнне йокларга ятарга җыенып йөргән мәлемдә, уйламаганда-көтмәгәндә кесә телефоныма җан керде. Бу вакытта кем шалтырата икән, Ходаем? Юньле хәбәр түгелдер, үлем-китем юктыр ич, дип борчылып, трубкага үрелдем. Кама Тамагы районындагы танышым Мәрзыяны ( Исемнәр үзгәртелде – Авт. ) карлыкканрак калын тавышыннан танып алдым: – Ярты төн җиткәндә борчуым өчен гафу ит инде, ахирәткәем! Телефоныңны […]
Яшем җиткәч, чыгам
Түбәләрдән март кояшы елмаеп карый, сөңге бозлардан тамчы тама. Бу яз башы көндез күзләрне чагылдырып, кыекта кызынып ятучы мәчеләрне иркәләсә, кичкә катырып, туннарны киярлек итә дә куя. Ә шулай да рәхәт, язга чыгабыз бит. Мәктәптә укулар кызып барган чак, кемнәрдер сынауга әзерләнә, ә кемнәрдер дәрестән кача. Язга таба укулары да туйдыра башлады, Рәсүлә белән «физ-ра» […]
Йолдыз
Запас полкта озак яту Сираҗиның теңкәсенә тиеп беткән, тәмам туйдырган иде инде. Полкның куе урман эчендә булуы, аның җиргә казып эшләнгән тынчу землянкалары егетнең йөрәген сызландыра, үзенең гариплеген һаман исенә төшереп тора иде. Шунлыктан да юлга чыгу аның күңелен күтәргәндәй итте… Әмма яңа урын, үзенә тапшырылган яңа эш аңа бөтенләй ошамады. Аның иптәшләре хәзер дошман […]
Әле дә син бар, әни, дөньяда
Бер бик нәфис, шул ук вакытта курку белмәс карлыгач үзенең пары белән оя корып, бик тә бәхетле әни булып гомер кичергән. Чөнки аларның дәвамчылары булып, өч кошчыклары дөньяга килгән. Ни кызганыч, көтмәгәндә куркыныч давыл чыгып, әткә карлыгачны харап иткән, аларның җылы оясын да туздырып аткан. Әнкә карлыгачка тормыш дигән чиксез океан аша үз балаларын ышыкка, […]
Яраларга кагылмаска иде
өлия чираттагы имтиханын 5легә бирү шатлыгыннан очып диярлек, урамга чыкты. Көн бүген шундый матур, шундый якты, Балалар яңа ел бәйрәменә ясаган төсле кар бөртекләре әкрен генә җиргә төшәләр дә, тагын бер сикереп куялар. Кыз кышкы табигатьнең матурлыгына соклана-соклана атлаганда, аны бер таныш түгел егет куып тотты: – Кая чабасың, Гөлирә, мин сине кайчаннан бирле көтәм, […]
Мәрзия баланы
Шәфкать туташы чибәр Мариянең кавышу көне, туй табыны бик күңелле узса да, зөфаф төненең мәхәббәт чыбылдыгын сугыш башлану турындагы яман хәбәр ерткалап ташлый. Әле яңа гына диплом алган лейтенант кияү — хәрби офицер, кәләшен дә үзеннән калдырмыйча, утның үзәгенә ташлана. Алар хәрби частька барып җитә алмыйлар, эшелон бомбага тотыла. Сөенеп кавышкан, нибары бер атна бергә яшәп калган сөйгәне сылукайның күз алдында канлы кисәкләргә өзгәләнеп ташлана; снаряд кыйпылчыгы Мариянең касыгын яралап уза — мизгел эчендә ана булу бәхетеннән мәхрүм итә.
Шик
Гаиләдә күп нәрсә бер-береңә ышанычтан тора икән. Ышанычның зур хис икәнен мин алдан да белә идем. Әмма аның никадәр кадерле һәм зур нәрсә икәнен мин хәзер аеруча нык аңлыйм.
Соңгы 2-3 елда ирем икенче эш итеп төнге каравылга да урнашкан иде. “Бераз булса да акчасы булыр, көн саен йөрисе түгел”, – диештек. Долларның котырып арткан чаклары иде. Хезмәт хакы шул ук, икебезнекен кушып, түләүләрне түләгәннән соң яшәргә тиеннәр генә кала башлады. Төнге каравыл шунысы белән уңайлы, ул 3 көнгә бер туры килә иде. Акча кирәк чакта ничек тә түзеп була бит инде. Сменадан соң киемнәрен шунда гына алыштырып ала да, туры үзенең төп эшенә китә. Өйгә кереп тә тормый. Дәвамын укырга »
Акбабай
…Бабасы нигезенә эре нарат бүрәнәләреннән йорт җиткезүгә өйләнә егет. Авылның бер дигән чибәрен яр итә ул. Матур тормыш корып, оныклар белән әти-әнисен сөендереп, сөеп-сөелеп яшәү була теләкләре. Яшь парлар яңа йортка күченәләр. Яшь килен дә, кияү дә кая басканнарын белмичә, куанып йөриләр. “Урыныгыз — изгеләр урыны, тынычлык табып яшәп китә алырсызмы икән, Ходаем?” — дип, күрше карчыклары гына пошыналар.
Әбиләр сүзенең дөреслегенә хатын өй эчендә ап-актан киенгән, ап-ак сакаллы бабай күргәч ышана. Бер күренеп, бер югалып яшьләр белән яңа йортта өченче кеше булып яши башлый бабай. Җомга көнне өйне яңгыратып намаз укый, азан тавышлары ишетелә. Күршеләргә биргән әйберләр таң атуга яңадан өйдә, үз урыннарында була. Дәвамын укырга »
Кәкре каенга терәлү