Илдар шау чәчәккә күмелгән алмагачлар арасында… Аңа бик рәхәт… Янында ак алъяпкыч кигән Сиринә бөтерелеп йөри… Җыр ишетелә, шундый матур җыр. Алъяпкычың, дустым, ак икән, Ак булса да, салыр чак җиткән… Илдар, җырның кайсы яктан ишетелгәнен беләсе килеп, борылып карамакчы була. Тик нигәдер башын бора алмый, әйтерсең, башы үзенеке түгел, әйтерсең, бер казыкка элеп куйганнар.



24 Январь, 2016 ел
Сайт авторы
Караулар: 4 487
Сәхифә
Тамга:
