Мәктәптә чибәрлегем, чаялыгым белән башка кызлардан әллә ни аерылып тормадым мин. Тыныч, оялчан, кечкенә, ябык кына кыз идем. Бөтен белгәнем китап уку, дәрес хәзерләү булды. Мин иртән мәктәпкә килеп, класска аяк басуга, өй эшләрен күчереп алырга дип, ялкау малайлар чиратка тезеләләр иде. Бер малай – сугыш чукмары, икеле капчыгы кайсыдыр ягы белән миңа сөйкемле иде. […]



26 Февраль, 2015 ел
Сайт авторы
Караулар: 3 856
Сәхифә
Тамга:
