
Разия белән Фәһим бер күрешүдән гашыйк булдылар. Яшь кәләшне авылга алып кайттылар. Икәүләп матур гына оя корып җибәрделәр. Фәһим — колхозда механизатор, Разия савучы булып эшләде. Аларга бөтен авыл сокланды. Хатын таң сарысы белән эшкә торып йөгерә, аннан кайткач, өй эшләрен ялт иттереп куя, бакча үстерә, телеңне йотарлык ризыклар пешерә. Вакыты булганда, аңа ире дә […]