“Мәхәббәтне сүнә, диләр, Сүнми дә, сүрелми дә!..” Мәхәббәт хакында шулай җырлыйлар. Чыннан да, нәрсә соң ул? Гомер узуга сүреләме? Һәр мавыгуны мәхәббәт дип буламы? Гүзәл дә соң Юрүзән буйлары! Бу хозур табигать байлыгы, чал Урал тауларын аркылы-буйга кисеп, инде ничә гасырлар ага. Аның гүзәллегенә кем генә сокланмаган, кем генә аның хакында шигырьләр, җырлар язмаган!
‘Гайбәт түгел, гыйбрәт’ сәхифәсе тупламасы
Урман каһәре
Туксанынчы еллар башы иде. Авылда туып-үсеп, чит өлкәдә гомер кичергән бер абыйны табутта кайтардылар. Кырыкка да җитми хатынын, җиде яшьлек улын калдырып, бакыйлыкка күчүенең сәбәбе дә тиз ачыкланды: аны берни-чә тапкыр пычак белән чәнечкәннәр. Ирне җирләргә бөтен авыл халкы җыелды. Кемдер аны үтерүчеләргә рәнҗеде, икенчеләр баласын кочаклап, ялгыз калган хатынын кызганды. Кечкенә булсам да, шул […]
Кешегә баз казысаң…
Разия бүген иртәдән телефоны яныннан китмәде. Оныгы Илнур соңгы имтиханын тапшыра, техникум тәмамлый бит. Имтиханнан чыгу белән дәүәнисенә шалтыратырга вәгъдә бирде. Төш авышканда гына телефон шалтырады. Йөгереп килеп трубканы алса, бәйләнештә Илнур түгел, элекке хезмәттәше Сания булып чыкты. ”Ишеттеңме Зареманың балалары турында хәбәрне?”— дип башлады ул.
Гыйбрәт
Миләүшәнең иртәдән кәефе юк. Дүрт ел инде юньләп йоклаганы юк аның. Кичтән берничә сәгать черем итеп ала да, таңга кадәр борсаланып ята. Күңелендә тынычлык юк, яшәвенең тәмен тапмый. Гомер буе гаиләм, ирем, балаларым дип яшәп ятканда көннәрдән бер көнне иренең хыянәте тормышының астын өскә китерде…