Төн уртасында Гөлүсәнең кычкырып, елап уянуы бөтен гаиләне аякка бастырды. Ул әле уянгач та төшеннән аралана алмыйча: «Бәбкәне тилгән алды, – дип, елавын дәвам итте. Аның сүзен ишеткән кайнанасы аптырап калды. Яхшы төш түгел иде бу, чөнки киленнең бала тудырырга вакыты җиткән. «Йә Раббым, хәерлегә генә булсын, – дип Гадилә бүлмәсенә кереп китте. Әле таң […]
‘Гайбәт түгел, гыйбрәт’ сәхифәсе тупламасы
Ана күңеле балада
Ата-ана баласына бөтен гомерен багышлый. Йокысыз төннәр, ялсыз көннәр, борчу-мәшәкатьләр, кайгы-хәсрәтләр, шатлыклы һәм бәхетле мизгелләр – бала үстергәндә, барысы да ата-ана башыннан үтә. Балалар үсеп, олы тормыш юлына аяк басканнан соң да, ата-ана үзендә җаваплылык тоеп, алар өчен борчылып, кайгыртып яши. Кулларыннан килгән хәтле ярдәм итәргә тырыша.
Каргыш төшкән нәсел
(Хәтер-хәтирә) Беркөнне кичке якта үземнең язмалар белән мәш килеп утырганда, ишек шакыдылар. Рөхсәт сорап, бер хәрби килеп керде. Төз гәүдәле, аксыл чырайлы, чибәр генә урта яшьләрдәге ир-ат, исем-фамилиямне әйтеп: “Ул сез буласызмы? – дип, кул биреп күреште. — Әйе, нәкъ үзе, – дим, аның погоннарына күз төшереп.
Өелеп килгән кайгы
Нәсимәнең кызарып пешкән алма кебек өлгереп җиткән чагы. Аңа инде шактый егетләр күз ата, мәхәббәт утында яналар. Ләкин япь-яшь кыз әле зур адым ясарга ашыкмый. Башлы-күзле булыр өчен матурлык кына җитми шул, бераз хезмәт белән дә ныгырга кирәк. Ул Яктан Нәсимә сыната торганнардан түгел. Көннәрдән беркөнне аны Шәрәф исемле егеткә сорап киләләр. Нәсимә аны күптән […]