Яңа көн туган саен, Фирзәтнең, тәрәзә каршына басып: «И, Ходаем, нигә дип җибәрдең миңа бу сынауларны», – дип кабатлауларын әнисе ишетсә икән. Өйләнгән чакта үзенең сүзенә колак салмаган улына ничек ялваруларын исенә төшерер иде. Фирзәтнең авылда өч ел буе дуслашып йөргән Рәфиләсе белән әти-әнисе дә дуслашып беткән иде инде. Аларны бер-берсеннән башка күз алдына да китермәделәр.
‘Гайбәт түгел, гыйбрәт’ сәхифәсе тупламасы
Урлагач та качтым
Мин аны бәхетле кешегә санап йөри идем. Ә менә аның белән бу турыда ачыктан-ачык сөйләшкәч… – Ярату, ярату дисең син. Беләсеңме, баламны бик яратам, ә менә иремне… – Син әллә аңа яратмыйча гына кияүгә чыктыңмы? – Нишләп, яраттым мин аны. – Алдама, күзеңнән күренеп тора. Яратмыйча нәрсә дип шундый адымга бардың инде?
Бер үк буа ике баламны харап итте
1998 елның 12 июнендә Башкортстанның Миякә районы Яңа Ишле авылында коточкыч фаҗига була. Гөлнара һәм Рәүф Насыйровларның 10 яшьлек кызлары суга батып үлә. Төгәл 12 ел узгач, 2010 елда уллары да су корбаны була. Хәл-вакыйгалар бермә-бер кабатлана. Сабыйларын югалтуның бар ачысын тойган, моның ничек авыр икәнен кешегә күрсәтергә теләмичә яңа тормыш башлаган гаиләне алда да […]
Мин сине hаман көтәм әле
Таһирның кичә юбилее булды. Кем әйтмешли, аяк терәп, зурдан кубып бәйрәм иттеләр. Сый-нигъмәттән сыгылып торган мул табын артына җыелган балалары, туган-тумачасы, күрше-күлән һәм дус-ишләре ихлас күңелдән котладылар үзен. Алтынчы дистәсен ваклаган, кырыс холыклы, бик җитди ир узаманы булса да, әлеге бәйрәм Таһирның күңеленә хуш килде.