- Зифа карчык үлгән бит, ишеттегезме? — Кит инде, кичә генә картының кырыгын уздырды бит… — И, бичара, ялгызлыкка түзмәгәндер… — Шулайдыр шул, шулайдыр, үз теләге белән киткән бит, җан кисәгем. Асылынган Ак әбиебез… — Юк ла инде, җитешмәгән… Кибет эчендәге хатын-кыз телендә иртәдән бирле гел шушы күңелсез хәбәр әвәләнде. Чыбыксыз телефон аша үтеп, кичкә […]
‘Гайбәт түгел, гыйбрәт’ сәхифәсе тупламасы
Язмыш шаяруы
Халисә, ниһаять, бик авырлык белән генә күзләрен ачты. Күз аллары томанланып тора иде, ул кире күзләрен йомды да, бераз яткач, тагын ачты. Үрелеп кенә тәрәзәгә эленгән, төсе инде уңа башлаган саргылт пәрдәне ачып карады. Ә анда бары тик зәңгәр күк йөзе генә күренә иде. Һәм беренче карашка аның күзенә ябалак-ябалак булып яуган кар күренде. Бу […]
Иремне бозым ясап үтерделәр
Без Ринат белән яратышып өйләнештек.Уртак тормышыбыз Түбән Кама шәһәрендә башланды. Мин мәктәпкә, ирем заводка эшкә кердек. Озакламый тулай торактан бүлмә бирделәр. Улыбыз тугач, тормышыбыз тагын да түгәрәкләнеп китте. Икебезнең дә кирәк чакта ярдәм кулы сузучы дусларыбыз, туганнарыбыз күп. Шуңа бәйрәмнәрдә, мәҗлесләрдә гел түрдә булдык: ирем оста бии, мәзәк сүз белән һәм төрле уеннар оештырып әсир […]
Бер ялгыш – гомерлек үкенеч…
Көне буе уйланып, кәефсезләнеп йөрде Гөлнур. Бүген төнлә күргән төшен уйлады ул. Имеш, Фаил белән бергәләшеп утырткан пар каеннарның берсе ауган икән. Фаилнең каены ауган. Каян килеп керде соң әле бу төш, һич уйламаганда? Нәрсәгә юрарга моны? Ярар, хәерлегә генә булсын, дип үз-үзен юатырга, барысы турында да онытырга тырышты ул. Ләкин булдыра алмады, ирексездән елап […]