
Минем кызым кияүгә яратып чыкты. Булачак киявем дә кыз артыннан матур йөрде, артыгын кыланмады. Өйләнешкәндә икесе дә студентлар иде әле, укып яткан чаклары. Үзләре риза булгач, без дә карышмадык, чит-ят кешеләр түгел. Егет тә укып кына ятмый, ял көннәрендә эшли. Шул акчадан кызыма вак-төяк булса да бүләкләр ала, юлга икесенә дә түли. Гаилә корып бергә-бергә яши […]