
Наил абый белән Зәлия апа тормыш корганда икесенә дә егерме яшь иде. Берсе — оста гармунчы, икенчесе — өздереп җырлаучы бу яшь гаиләгә ул чакта сокланмаган кеше бик сирәк булгандыр. Наил абый, өстәвенә, балта остасы да иде, гомумән, кулыннан килмәгән эше булмады. Өйләнешеп, әти-әниләре янында озак тормадылар, җыйнак кына йорт җиткезеп, башка чыкты алар. Уңган […]