Күрше авыл белән үзебезнең авылда җыенысы утызлап ялгыз ир-ат без. Менә миңа да илле биш тулачак быел. Өйләнә алмадым инде. Авылларда җыенысы әбиләр һәм бабайлар гына калып бара. Эш тә юк, чыгып та китеп булмый. Мин, мәсәлән, әнине карыйм, аңа 89 яшь тулып килә, чыгып китеп булмый. Үземнең дә сәламәтлегем юк дип әйтерлек. Туганнарым бар, […]
‘Гайбәт түгел, гыйбрәт’ сәхифәсе тупламасы
«Парлы килеш парсыз булганбыз…»
Бүген ял көне иде. Рәмилә йокыдан кояш белән бергә уянды. Юынып, өс-башын тәртипкә китерде дә иртәнге чәйне әзерләргә кереште. Аның исәбе – ирен һәм балаларын нинди дә булса таба ашы белән сыйлау иде. Ул коймак пешерергә тотынды. Бергәләшеп чөкердәшә-чөкердәшә чәй эчкәннән соң, ире белән улы хуҗалык эшләрен караштырырга чыгып киттеләр, ә кызы базарда, кибетләрдә йөреп […]
“Картлыкта булса да кавышыйк, Гайшә”
Язмыштан узмыш юк дибез, шулай булырга тиеш дип уйлыйбыз. Дин әһелләре дә һәркемнең тәкъдире Ходай тарафыннан язылган инде дип өйрәтә. Ләкин, кайбер очракларда, язмыш-тәкъдир эшләренә үзебез дә катнашкан булып чыгабыз, гади генә үтәргә тиешле киләчәгебезне үзебез үк катлауландырабыз һәм газаплы тормыш кичерәбез. Бәхеткә, мең михнәтнең бер рәхәте дигәндәй, кайбер очракларда хаталы язмышның да азагы бәхетле […]
Ялгызлык
Мин дә Адәм баласы. Атабыз Адәм вә Анабыз Хауваның бер кыйпылчыгы. Башка кешеләрнең хисләрен, җан халәтен күпмедер аңлыйм икән, мин аны үземнең күңел тойгыларым аша аңлыйм. Хисләрнең тәңгәл килеп кисешкән турылары була. Адәм баласы дигәндә, үзем кичергәннәр турында язуым да бүгенге хатын-кызның уй-тойгыларын тирәнрәк, ихласрак ачарга омтылуымнан. Үзем турындагы бу язма — минем турыда гына […]