
Мәхәббәтнең зурлыгы, көче ни белән үлчәнә икән? Бер-береңә тугры булган еллар беләнме? Түккән күз яшьләре, сагынудан саргайган көннәр исәбе беләнме? Әллә бу үлчәү тәлинкәсенә бөтенләй башка хисләр, башка кыйммәтләр салынамы? Хәер, һәркемнең үз үлчәведер. Бары шунысы гына ачык — мәңге җавабы табылмаячак сорауларның берсе бу. Ә мәхәббәт турында сүз кузгатуым, шулай да, тикмәгә түгел. Минем […]