Чаллы шәһәренә чираттагы командировкама чыгып киттем. Автобуста урыным бер ханым белән янәшә туры килде. Тик кенә утырып барганчы, кешеләр белән аралашып барырга яратам мин үзем. Бу юлы да беренче булып сүз катып, янәшәдәге ханым белән сөйләшеп киттем. Зилә исемле икән. Әлләни сөйләшәсе килми иде бугай, шуңа күрә башта үзем белән таныштырдым, “Казаннан чыгып киткәндә, миңа һәрвакыт […]
‘Гайбәт түгел, гыйбрәт’ сәхифәсе тупламасы
Язмышмы, тәкъдирме?
Самолеттан төшкәч, Зөфәр кулына йомарлап кар алды, күкрәк тутырып язгы һаваны сулады. Туган як һавасы! Нинди шифалы син! Тик озын-озак хозурланып тормады мосафир. Як-ягына каранып бөрешеп катты. Кешеләр аның ямалып беткән фуфайкасын, кәкрәеп каткан кирза итекләрен, төбе салынып төшкән киң чалбарын энә күзеннән үткәреп, мәсхәрәле елмаялар кебек тоелды. Хәер, хәзерге заманда кемнең кемдә ни эше […]
Каргыш
Көмеш сулы Идел ярына сыенып утырган бер авылда булды бу хәл. Җан өшетеп ерак Себер ягыннан Мөршидәләргә хәбәр килә: Рамил тракторы белән сазга баткан, коткарып кала алмаганнар… Йә Хода, җитмәгән идемени бер хатын башына моңа кадәр килгән кайгы-хәсрәт?! Үзен-үзе белә башлаганнан бирле бу йорттан бәхетсезлек китеп тормады. Башта тап-таза әтиләре, кисеп аударган имәндәй, атна эчендә […]
Йөрәк ярасы (Булган хәл)
Хатынының йокы аралаш иңәреп: «Илһамҗаным, ташламасана», дигән сүзләре ишетелде. — Нәсимә! Уян әле, Нәсимә, саташасың бит,— диде ир хафаланып. Хатын, чыннан да, саташа иде. Бераз тынычлана төшкәч кенә телгә килде ул: «Шөкер, төш кенә икән әле,— дип сөйләнде,— шундый караңгы упкынга төшеп киттем, белсәң, үзем кулларымны югары сузам, үзем сиңа кычкырам: чыгарсана, алсана, дип ялварам.