
Мин Фәрхәнәне үзен күргәнче үк ярата башлаган идем… Һәр авылның, һәр төбәкнең сөекле-сөйкемле, күңелләрне тартып, уйларыңда якты нур, шатлык тудыра торган, тирә-як егетләренең үзәкләрен өзүче чибәре-гүзәле була. Ул гүзәлләр сиздермичә генә, тиңдәшләре арасыннан аерылмыйча гына, үсеп җитәләр дә, чибәрлек, уңганлык-булганлык, ягымлылык, сабырлык, сафлык, даны алалар.