
- Камил, син мине яратасыңмы? Егерме елдан артык торган хатынының авызыннан бүген килеп беренче тапкыр бу сорауны ишеткән Камил, телевизор пультын бер каналдан икенчесенә күчерә башлады. - Әнисе, яратмасам, әллә кайчан ташлап киткән булыр идем инде. - Ышан сиңа! Фәнәзия кәнәфидән Камил янына диванга күчеп утырды.