
14-15 яшьләремдә Фәрит исемле бер егеткә гашыйк булдым мин. Ул хисләрне сүзгә генә сыйдырырлыкмы соң? Аны күрсәм, йөзләремә ут каба, аяк астымнан җир убылып киткәндәй була иде. Фәритне уйламаган бер генә минутым да булмады. Аңа багышлап, әллә ничә көндәлек тутырдым. Ә Фәрит сиздеме соң дисезме? Белмим. Сизгән булса да, ут янып торган, мәктәпнең иң алдынгы […]