Чибәрлеге ташып тормаса да, егетләрне үзенә каратырлык сөйкемле сөяге булган, нечкә билле, зифа буйлы, пешкән шомырттай елтырап, үзенә тартып торган кап-кара күзле башкорт кызы Рәзинәгә, югары сыйныфларда укыган чагында ук, үзеннән шактый өлкән ир-егетләр күз сала, сүз ката башлый. Тәҗрибәсез кыз баланың әлеге игътибардан башы күккә тия, дус-ишләре арасында абруе арткандай тоела. Ул үскән имин […]
‘«Татарстан яшьләре»’ тамгасы буенча язмалар
Ата каз каргышы
Авылларда каз өмәсе гөрли! Әле бер өйдә, әле икенчесендә уңган апалар, киленнәр каз йолкый, әбиләр тәбикмәк пешерә… Үткән ялларда авылга кайткач, без дә каз өмәсенә эләктек. Шөкер. Тик… Бу өмә узган җәйдә булган күңелсез хатирәләрне яңартты. Әллә каргыш, әллә язмыш?! Әллә нинди булды быелгы җәй! …Июнь башлары иде. Җәйге сесссиянең бер-ике имтиханын биреп, авылга кайтып […]
Башта исемен сорыйм
Минем язмышым бик сәер. Юлымда Дима исемле егет очраса, барысы да кирегә китә, күңелсез хәлләргә дучар булам. Беренче мәртәбә Дима исемле егет белән 20 яшемдә таныштым. Ул начар холыклы булып чыкты: көнләште, кул да күтәргәли иде. Без аерылыштык. Күп тә үтмәде, юлымда тагын бер Дима очрады. Иптәш кызларым белән Казанга килгәч, Бауман урамында таныштык. Ул ялгызы […]
Язмышыма шулай язылгандыр…
Ирем үлгәннән соң унике ел үткәч, ялгызлыктан, кимсетүләрдән тәмам туеп, кияүгә чыктым, дөресрәге, берәүне йортка керттем. Аның белән безне бер танышым очраштырды. Хатын аерган, гаиләсендә ике баласы калган. Безнең шәһәргә икенче җирдән күчеп килгән, эшкә урнашкан, ләкин торыр урыны да юк, алимент та түли. Үзе вакытлыча танышларында яши. Алимент түләсә түләр инде дип уйладым, ичмасам […]