
Хикәя (Булган хәл). Ясминә бакчада розаларына су сибеп йөргәндә, урам яктагы утыргычта ике чибәр генә ханым тукталды. Кемнәр булыр икән? Бер дә күзгә-башка күренгән кешеләр түгел сыман. Ак челтәр эшләпәлесе сорау бирүдән бигрәк Ясминәне күзәтә сыман тоелды хатынга. Берәр таныш кешесеме дисә инде…