
Быелгы яз бик озак көттереп, ялындырып кына килде. Салкыннан күшеккән күңелләрне тизрәк җылытыйм дипме, ак болытлар йөзгән зәп – зәңгәр күк дәрьясына көләч йөзле кояш менеп кунаклады да, назга сусаган җир өстен кайнар нурга коендырды. Ялангач ботакларының шәрәлегеннән уңайсызланып утырган агачлар, кисәк җанланып, әкияттәге тизлек белән яшеллек дөньясына чумды. Соңга кала күрмик дигән сыман, шомыртлар […]