
Чыгарылыш кичәсеннән кайтып килгәндә Земфираның башына сугып миңгерәйттеләр. Арттан килеп суккан бәндәнең кем икәнен күпме эзләсәләр дә таба алмадылар. Җәй башының чалт аяз көнендә китереп орган яшенле яңгыр сыман тиздән кызның авырга калганы билгеле булды. Билгеле сәбәпләр аркасында әбисе белән генә үскән кыз, яшьлегенең иң матур мизгелләрен бүлтәйгән корсагы белән кеше күзенә күренүдән оялып өйдә […]