
Кояшлы матур язгы иртәдә Сәмига карчык сандыгына таслап тутырылган үлемтекләрен җилләтергә ниятләде. Оешып, сөрсеп ятмасыннар әле. Үзе генә белгән төшкә – түр тәрәзә кашагасы өстендәге бүрәнә ярыгына кыстырып куелган ачкычын үрелеп алып, төсе уңган сандыгы өстенә иелде, корама япмасын дүрткә бөкләп, бер читкә алып куйды. Карчык кытыршы бармаклары белән сандык өстен сак кына сыпыргалады: «Заманында […]